Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанда салкын көннәр алдыннан соңгы эссе көн көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Иртә белән (ләкин Казанда түгел) төнлә төшкән томан сакланачак.
Көндезге сәгатьләрдә секундына 6-11 метр тизлектә көчле көньяк-көнбатыш җиле була. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына15-17 метрга кадәр көчәячәк, шул исәптән ТР башкаласында да.
Шактый җылы төннән соң көньяк-көнбатыш агымнары китергән һава массалары аркасында көндез төбәк территориясендә +24тән +29 градуска кадәр (Казанда – +25тән +27 градуска кадәр) көтелә.
Иртәгә үк, 24 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты Татарстанда температура фонын +13, +18 градуска кадәр төшерәчәк. Алдагы көннәрдә республикада тагын да салкынрак һава торышы урнашачак.
Нет комментариев