Файдалы кабак балы
Сез сораган идегез

Файдалы кабак балы

Кабак балы әзерләү өчен, өлгергән зур булмаган кабак һәм бал кирәк.

Кабакның сабак очын кисеп, орлыклары һәм җепселләрен алырга. 3-5 см тулып җитмәслек итеп бал салырга һәм капкачы белән капларга.

Тутырылган кабакны 7-10 көн салкынча урында тотарга кирәк була.

Барлыкка килгән кабак балын чиста банкага агызырга һәм суыткычка куярга.

Мондый кабак балы витаминнарга бай, ди белгечләр.

Көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы кабарга була.

Чыганак


Нет комментариев