Яңа вакыт — яңа герой
Иҗтимагый оешмаларда

Яңа вакыт — яңа герой

Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» проектлар бәйгесе кысаларында инициатив төркемнәрнең проектларын яклау чарасы уза.

Актаныш районының Технологик техникумы каршындагы инициатив төркем бәйгедә «Яңа вакыт — яңа герой» проекты белән катнаша. Проектны махсус хәрби операция ветераны Ильсур Закиев тәкъдим итә. Инициатив төркем составында шулай ук Рөстәм Мусин һәм Зилә Нәгыймова бар.

Яңа вакыт — яңа герой

Проектның төп максаты — яшь буынга бүгенге геройларның тормыш юлын, батырлыгын һәм илгә хезмәт итү үрнәген җиткерү, яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү. «Яңа вакыт — яңа герой» проекты аша яшьләрне чын кыйммәтләр, җаваплылык, батырлык һәм туган илгә тугрылык төшенчәләре белән таныштыру күздә тотыла.

 


Нет комментариев