Әҗәкүл авылында районыбызның 58нче мәчете үз ишекләрен ачты
Кыйбла

Әҗәкүл авылында районыбызның 58нче мәчете үз ишекләрен ачты

Яңа мәчеткә «Миннехан» исеме бирелде.

Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт, авыл халкы һәм кунаклар катнашты. 

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов мәчет төзелешенә өлеш керткән иганәчеләргә һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Миннехан» мәчете авыл халкы өчен рухи үзәк, иман һәм бердәмлек урыны булсын! 


Нет комментариев