Бүген мөселман дөньясында зур бәйрәм- Корбан гаете. Корбан гаете намазы районыбызның барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгатьләрдә үк укылып күңелләребезне пакьләде.
Җәмигъ мәчетендә районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин иң элек Коръән аятьләре укыды, вәгазьләр сөйләде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та үзенең котлау-сәламнәрен җиткерде.
Районыбызда корбан маллары чалдыру өчен "СуГаз" ҖЧҖ ишегалдында барлык мөмкинлекләр тудырылды. Биредә инде тиздән мөһим чараны башлап җибәрәчәкләр.
Айнур Гыймадиев фотолары
Нет комментариев