Сәламәтлек дөньясына – китап аша
Мәдәни Актаныш

Сәламәтлек дөньясына – китап аша

13 августта Мәдәният һәм сәнгать паркында китап сөючеләр өчен мавыктыргыч һәм файдалы чара узачак.

Чарада китапханәчеләр әзерләгән төрле иҗади мәйданнар эшләячәк. Катнашучылар библиошоу, Book-белгеч, китап-фейс һәм әдәби кафе форматларында үзләрен сынап карый алачак.

Кунакларны сорау-җаваплар, викториналар, тизәйткечләр һәм табышмаклар көтә. Әдәбият сөючеләр үз белемнәрен тикшереп, яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныша алачак.

Чара 13 августта сәгать 9:30да Мәдәният һәм сәнгать паркында башлана. Китап сөючеләрне әлеге кызыклы очрашуда көтеп калабыз!


Нет комментариев