Сәфәр мәктәбендә яңа җитәкче
Мәгариф яңалыклары

Сәфәр мәктәбендә яңа җитәкче

Сәфәр мәктәбенә директор итеп Илнар Салихов билгеләнде.

Илнар Шайхенур улы Салихов – тәҗрибәле педагог, аның гомуми педагогик стажы 29 ел тәшкил итә. Озак еллар дәвамында ул районыбызның белем бирү өлкәсендә намуслы хезмәт куйды, үзен оста оештыручы итеп танытты.

Яңа директорга Сәфәр мәктәбе коллективы һәм укучылар алдында алга таба да мәгариф сыйфатын күтәрү, уку-тәрбия процессына заманча алымнар кертү бурычлары тора. Илнар Шайхенур улына уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иҗади көч телибез!


Нет комментариев