Актаныш районында узган чыгарылыш бәйрәмендә укудагы югары казанышлары, иҗат һәм спорт өлкәсендәге уңышлары өчен аеруча аерылып торган укучыларны тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.
Чыгарылыш бәйрәме укучыларның күпьеллык хезмәтен бәяләү, аларның казанышларын тану һәм киләчәккә яңа максатлар кую өчен әһәмиятле вакыйга булды.
Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары!
Икенче дәрәҗә медаль ияләре
Россия Федерациясенең 2нче дәрәҗәдәге “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале ияләрен Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрик итте һәм дәрәҗәле бүләкләрне тапшырды.
Быел әлеге медальгә түбәндәге сәләтле укучылар лаек булды:
-
Адилә Сафиуллина – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;
-
Зәлинә Закирова – Актаныш 1нче мәктәбе;
-
Инсаф Корбанов – Актаныш 1нче мәктәбе;
-
Эвелина Сафина – Актаныш 1нче мәктәбе;
-
Рәшит Әсәдуллин – Актаныш 2нче мәктәбе;
-
Луиза Гайнетдинова – Актаныш 2нче мәктәбе;
-
Аделя Мирзашарипова – Актаныш 2нче мәктәбе;
-
Камилла Мисбахова – Актаныш 2нче мәктәбе;
-
Әмир Сәлимгәрәев – Актаныш 2нче мәктәбе;
-
Фаяз Хәмидуллин – Актаныш 2нче мәктәбе.
Актанышта олимпиада призерларын һәм БДИда югары балл җыючы чыгарылыш укучыларын хөрмәтләделәр
Иҗат һәм сәнгать йолдызлары
Тантанада уку белән бергә, мәдәният һәм сәнгать дөньясын яулаган яшьләр дә билгеләп үтелде. Район данын күтәрүче сәләтле яшьләр буларак түбәндәге укучылар хөрмәтләнде:
-
Ләйлә Нуриева (Пучы мәктәбе) – күпсанлы республика һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, аерылып торучы яшь шагыйрә һәм биюче;
-
Мәликә Шакирова (Киров мәктәбе);
-
Таңсылу Миргалимова (Киров мәктәбе);
-
Нариман Галимянов – республиканың танылган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчесе.
Спорт чемпионнары
Районның спорт данын яклаучы укучылар да бәйрәмнең игътибар үзәгендә булды. Төрле спорт төрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучылары:
Безнең чемпионнар:
Данияр Латыпов – шахмат буенча күп тапкырлар чемпион;
Нәфисә Хафизова – бадминтон буенча җиңүче;
Фаяз Хәмидуллин, Данил Харисов, Рәшит Әсәдуллин, Рүзәл Салихов – өстәл теннисы буенча чемпионнар;
Луиза Гайнетдинова һәм Камил Хәсәнов – чаңгы ярышлары җиңүчеләре;
Арсен Байбурин – танылган хоккейчы.
Барлык чыгарылыш укучыларына алдагы тормыш юлларында яңадан-яңа зур җиңүләр һәм уңышлар телибез!
Нет комментариев