Дөньякүләм «Туган тел» җыенында кинорежиссер, сценарист, якташыбыз Алмаз Азат улы Нургалиевка «Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме тапшырылды.
Бу бүләк — аның милли мәдәниятне, татар телен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде. Алмаз Нургалиев — талантлы режиссер һәм сценарист, аның эшләре күп тамашачының күңелен яулады.
Алмаз Азат улы белән горурланабыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев