Бүгенге мәгариф хезмәткәрләре конференциясе куанычлы мизгелләргә бик бай булды. Чараның иң көтелгән һәм тәэсирле мизгелләренең берсе – бүләкләү тантанасы иде. Күп еллар намуслы хезмәт иткән, белем бирү өлкәсенә зур өлеш керткән педагогларга югары бүләкләр тапшырылды.
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
-
Чулпан Галиева – Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Ул кечкенә яшьтәге балаларга белем нигезләрен салуда, аларда укырга, язарга, иҗат итәргә өйрәтүдә зур осталык күрсәтә. Аның дәресләре балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч, ә үзе – укучыларның иң яраткан укытучыларының берсе.
-
Илдар Мингазов – Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең хезмәт укытучысы. Балаларда хезмәткә карата хөрмәт, кул эшләренә мәхәббәт тәрбияли, укучыларны тормышта файдалы булган күнекмәләргә өйрәтә. Аның җитәкчелегендә балалар төрле һөнәрләр үзләштерә, техник иҗат белән шөгыльләнә.
Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеме бирелде:
-
Рҗүдә Әхмәтова – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы. Ул күпьеллык хезмәте дәвамында математика фәнен тирәнтен өйрәтү буенча зур тәҗрибә туплаган, укучылары республика, хәтта Россия күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Аның дәресләре – логик фикерләү, аңлы карар кабул итү, фәнни дөньяга адым. Укытучының фидакарь хезмәте югары бәяләнде, һәм бу исем аңа лаеклы рәвештә тапшырылды.
Хөрмәтле райондашларыбыз, сезне югары бүләкләрегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезнең хезмәтегез, балаларга биргән белемегез һәм күңел җылыгыз – район өчен зур байлык. Алга таба да уңышлар, нык сәламәтлек һәм иҗади көч телибез!
Нет комментариев