Аксакалга 95!
Бергәләп сөеник

Аксакалга 95!

Тәкмәк авылында яшәүче Әгадуллин Миргалим Әгадулла улы 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Юбилярыбызга Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы  Илнур  Хираҗетдин улы президентыбыз Владимир Владимирович Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Зарипов Ленар Рафак улының  тәбрикләвен, бүләкләрен тапшырды, шәхсән үзенең ихлас теләкләрен теләде.  

Аксакалга 95!Миргалим абыйны күркәм бәйрәме белән  "Эконом" хуҗалыгы җитәкчесе  Алмаз Зәкиян улы һәм җирлек депутаты  Рәшит Вәли улы да котладылар, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. 

Аксакалга 95!Миргалим  Әгадулла улы! Сезне чын күңелдән 95 яшьлек юбиллеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык,  балалар, оныклар, оныкчыклар куанычы, бәхетле   картлык, җан тынычлыгы, тормыш иптәшегез Дамира апа  белән тигез тормыш телибез! Туган  көнегез мөбарәк булсын!


Нет комментариев