Якташыбыз Муса Әнвәров билбау көрәше буенча республика ярышында җиңде
Спорт хәбәрләре

Якташыбыз Муса Әнвәров билбау көрәше буенча республика ярышында җиңде

Якташыбыз, Казан Дәүләт төзелеш - архитектура университеты студенты Муса Әнвәров яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә 1 урынны яулады. Муса 62 кг га кадәр авырлык үлчәмендә классик стильдә барлык көндәшләрен дә җиңде.

Мусаны җиңүе белән котлыйбыз! Спортта яңа уңышлар телибез. Без синең белән горурланабыз!


Нет комментариев