Кыр батырларына яшь алмаш
Татарстан Яшьләре

Кыр батырларына яшь алмаш

Урак өсте — авыл хуҗалыгында иң җаваплы, дулкынландыргыч һәм кызу чор. Тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән, иген кырларына быел яшьләр дә зур хезмәт дәрте белән аяк баса. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта бу җәй яңа исемнәр, яңа язмышлар һәм олы максатлар белән истә калачак. Мәктәп партасы артыннан турыдан-туры куәтле техника штурвалына күчкән ике яшь егет — Инсаф белән Булатның хезмәт юлы бик матур башланып китә.

Максатчан Инсаф: «Укырга керү өчен үз акчамны үзем эшләячәкмен!»

Пучы мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлаган Инсаф Газизов быелгы җәйге каникулын бөтенләй башкача уздырырга карар кылган. Иптәшләре ял иткәндә, ул беренче тапкыр чын ир-атлар эшенә — урып-җыю кампаниясенә кушылды. Сабыр, уйчан егетнең бу адымы очраклы түгел, аның артында зур һәм җитди максат тора:

— Быел беренче тапкыр комбайн ярдәмчесе булып эшлим, — дип сөйли Инсаф. — Эшкә килү сәбәбем дә гади — үз киләчәгем өчен акча тупларга телим. Үземнең мәктәптәге 11 нче сыйныф егетеннән сорашкан идем, ул монда хезмәт хакын яхшы түлиләр, диде. Эшләп тапкан акчаларымны юкка-барга сарыф итмәячәкмен. Бөтен җыйганым киләчәктә югары уку йортына укырга керү өчен тотылачак.

Инсафка бик бәхетле билет туры килгән: аның остазы — хуҗалыкның иң үрнәк һәм күпне күргән тәҗрибәле механизаторы Равил Сәлимов. Кыр эшенә керешкәнче үк, алар үзләренең «Тукано» комбайнын бергәләп ремонтлаганнар, детальләрен алыштырып, чистартканнар.

«Равил абый искиткеч кеше, һәр детальне аңлата, сабыр гына өйрәтә», — дип уртаклаша яшь ярдәмче. Инсаф кебек үз көченә ышанган, максатчан яшьләр булганда, авылның киләчәге ышанычлы кулларда икәненә шик калмый.

Курыкмас Булат: «Техниканы балачактан яратам!»

Хуҗалыкның икенче бер яшь таянычы — кадет мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган Фарахов Булат. Хәрби тәртипкә өйрәнгән егет авыр кыр хезмәтеннән куркып калмаган. Булат беренче сезон гына эшләсә дә, йөзендә — олыларга хас җитдилек һәм ышаныч:

— Беренче елым булса да, бернинди курку хисе юк, — ди Булат төпле итеп. — Эш тәртибен яхшы аңладым. Иртән иртүк, сәгать  биштә үк уянам. Сәгать алтыда инде кырда, комбайн янында булырга кирәк. Кичке дүрткә кадәр дәвам иткән бу эш режимы миңа таныш, бирешмәячәкмен.

Булатның үз урынында икәнлеге беренче минуттан ук күренә: ул балачактан ук машина, трактор руле артында йөрергә, тимер-томыр белән эш итәргә ярата. Аның остазы — тәҗрибәле комбайнчы Мәннур абый. Ул Булатка ярдәмчедән нәрсә таләп ителгәнен беренче көнне үк җентекләп төшендергән: техниканы чистарту, вакытында майлау, болтларын кысып тору — барысы да Булатның җаваплылыгында.

Техникага булган чиксез кызыксыну, тырышлык һәм иң мөһиме — хезмәткә омтылыш Булатны әлеге һөнәргә алып килгән дә инде.

Бүген Нур Баян кырларында чын мәгънәсендә буыннар бәйләнеше бара. Равил абый белән Мәннур абый кебек олы тәҗрибәле игенчеләр үзләренең сабырлыгын яшьләргә тапшырса, Инсаф һәм Булат кебек яшь егетләр хуҗалык тормышына яңа сулыш, яшьлек дәрте өсти. Быелгы урак уңышлы, ә яшь егетләр өчен бу беренче хезмәт тәме белән тулы каникул киләчәккә зур һәм ышанычлы адым булыр, дип ышанабыз!


Нет комментариев