Бүген балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар «Татар кызы, Татар егете» бәйгесендә катнаша.
«Татар кызы, Татар егете» бәйгесе безнең районда инде традицион чараларның берсе булып тора. Аның төп максаты — татар мәдәниятен кечкенә яшьтән үк балалар күңеленә сеңдерү, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук бәйге балаларның иҗади сәләтләрен ачуга, аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм бер-берсе белән танышуга ярдәм итә.
Быел да балалар бакчалары, тәрбиячеләр, җитәкчеләр һәм әти-әниләр зур тырышлык белән әзерләнде. Һәр коллектив бәйгегә күтәренке рухта килде, матур һәм эчтәлекле чыгышлар тәкъдим итте.
Районыбыздагы балалар бакчаларының һәркайсыннан балалар катнаша. Барлыгы дүрт бала — ике малай һәм ике кыз чыгыш ясый, ә кечерәк төркемнәрдән бер кыз һәм бер малай катнаша. Нигезләмә буенча барлык катнашучылар алдан ук яхшы итеп әзерләнгән.
Әти-әниләр дә бу бәйгене зур җаваплылык белән кабул итә, балаларга ярдәм итеп, аларның уңышлары өчен борчылып һәм шатланып торалар.
Жюри әгъзалары буларак, без быел аеруча түбәндәге юнәлешләргә игътибар иттек: балаларның сөйләм теле, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, милли киемнәр, милли ризыклар әзерләү осталыгы, шулай ук гаиләдә милли традицияләрнең саклануы.
Балаларның күзләрендә дәрт, кызыксыну һәм киләчәккә омтылыш балкый. Бу бәйге алар өчен генә түгел, ә гаиләләр, тәрбиячеләр һәм бөтен балалар бакчалары өчен дә зур бәйрәм булып тора.
Шушы форсаттан файдаланып, барлык балалар бакчалары коллективларына, җитәкчеләргә, өлкән тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бу бәйге елдан-ел тагын да матуррак, эчтәлеклерәк була бара.
Теләк шул: «Татар кызы, Татар егете» бәйгесе киләчәктә дә дәвам итсен, киңрәк масштаб алсын һәм балалар өчен чын гаилә бәйрәменә әверелсен.
Нет комментариев