Инфраструктура

Чаллыда «Идел»М-7 трассасы ремонты төгәлләнде

«Идел» М-7 федераль трассасы участогына заманча асфальт-бетон өслек җәелде.

Чаллыда М-7 «Волга» федераль трассасы участогында капиталь ремонт төгәлләнде. барлык төзекләндерелгән юл Казан проспекты һәм Минзәлә трактын да кертеп, 1047 нче километрдан 1061 нче километрга кадәр дәвам итә.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ хәбәр итүенчә, климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып эшләнгән заманча асфальт-бетон өслек җәелгән. Шулай ук юл кырыйларына термопластик тамгалар салынган.

Агымдагы елда Татарстанда гомуми озынлыгы ике йөз километрдан артык булган 20 федераль юл участогы ремонтланган.


Нет комментариев