Бүген Казанда Kazan Digital Week 2022 халыкара форумы уза. Форум цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышлана.Чара мәйданчыгында IT-өлкәдә 200дән артык проект күргәзмәсе уза. Экспозицияне һәм катнашучыларның стендларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә форум кунаклары карады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге форум эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева -Хәмитҗанова да катнаша.

Гимназия укучылары форумның пленар утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны цифрлы технологияләргә нигезләнгән QR-абонемент Berdam проекты белән таныштырды. QR-абонемент Berdam- Татарстан Республикасында иң яхшы проект эшенең берсе буларак җиңү яулаган иде. Бу хакта безгә телефон элемтәсе аша гимназия директоры Венера Хәева-Хәмтҗанова хәбәр итте.

Рәсемдә: Kazan Digital Week 2022 форумында катнашучы гимназия делегациясе.
Нет комментариев