Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби  әсәргә конкурс игълан  ителде
Әдәби мәйдан

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде.

Бәйгегә гаризалар 
1 августтан быелның 
1 октябренә кадәр кабул 
ителә. Җиңүчеләрне акчалата 
бүләкләр көтә. Аларның 
исемнәре быел 6 ноябрьдә 
игълан ителәчәк.
Балалар һәм яшүсмерләр 
өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә кон-
курс – шагыйрь исемен мәңгеләштерүнең тагын бер юнәлеше, 
диде ТР мәдәният министры 
урынбасары Дамир Натфуллин.
Бәйге Татарстан Язучылар 
берлеге һәм Роберт Миңнуллин 
исемендәге Республика бала-
лар китапханәсе белән берлектә 
үткәрелә. Авторларның әсәрләре 
тәхәллүсләр белән кабул ителәчәк. Конкурс балаларның һәм 
яшүсмерләрнең татар теленә һәм 
укуга карата кызыксынуын арт-
тыру, шулай ук заманча бала-
лар һәм яшүсмерләр әдәбиятын 
үстерү максатыннан үткәрелә.


Нет комментариев