Чуракай җирлегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызны соңгы юлга озаттылар
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Чуракай җирлегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызны соңгы юлга озаттылар

Хушлашу мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасарлары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлар катнашты.

Белешмә:
Галиакберов Артур Вазих улы 1986 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган.
Гаилә хәле: аерылышкан, 3 бала атасы.
2023 елның 13 гыйнварында үз теләге белән Вагнер шәхси хәрби компания составында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.
Агымдагы елның 1 апрелендә Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен барган каты бәрелешләрдә һәлак була.

Әнисе - Чуракай авылында туган Хәйруллина Райля Гафурян кызы үтенече буенча, 2 май көнне Елан авылы зиратында җирләнде.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артурның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын.

Актаныш районы мәгълүмат үзәге


Нет комментариев