ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан медаль булдырырга тәкъдим итте

Татарстан Фәннәр академия- се бөек татар шагыйре Габ- дулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан медаль бул- дыру инициативасы белән чыкты.

Бу хакта ТР Фәннәр

академиясенең еллык гомуми

җыелышында аның президен-

ты Рифкать Миңнеханов хәбәр

итте. «Бөек шагыйрь Габдулла

Тукайның иҗаты төрки дөнья

мәдәни мирасының аерылгы-

сыз өлеше булып тора. Без Ту-

кай исемендәге бүләк халык­ ара

дәрәҗәдә булырга тиеш дип са-

ныйбыз. Шуңа күрә аның 140

еллыгына истәлек медале бул-

дыру инициативасы белән чы-

габыз», – диде ул. ТР Фәннәр

академиясе 2026 елда татар

халкының бөек шәхесләренә

багышланган берничә тематик

чара уздырырга ниятли. Тукай-

дан тыш, Муса Җәлилнең – 120,

Һади Атласиның 150 еллыгы да

билгеләп үтеләчәк.

 


Нет комментариев