2021 елның 18 сентябре Тимур һәм Чулпан Галимәрдәновлар гаиләсе өчен аеруча истәлекле. Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә алар Актаныш районы ЗАГС бүлегендә никахлашып, гаилә корган иде. Шул ук көнне яшь пар беренче тапкыр ир белән хатын буларак сайлауда да катнаштылар.
Быел Галимәрдәновларның бергә яши башлауларына биш ел. Сайлау көнендә гаилә корган яшьләр хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яши. Гаиләдә кызлары Амелия үсә, аңа дүрт яшь. Ул балалар бакчасына йөри.
Тимур Галимәрданов үзенең «Газель» автомобилендә ерак араларга йөк ташу белән шөгыльләнә. Чулпан Галимәрдәнова Яр Чаллы шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсендә перевязка кабинетында шәфкать туташы булып эшли.
Күптән түгел генә Галимәрдәновлар өч бүлмәле фатир сатып алып, яңа йортларына күчкәннәр. Яңа өйдә гаилә тормышының чираттагы этабын башлап җибәргәннәр.
Биш ел элеккеге кебек үк, бүген дә Тимур һәм Чулпан сайлау көнен гаилә белән бәйле истәлекле көн буларак каршы алды. Алар Яр Чаллы шәһәрендәге үзләре беркетелгән сайлау участогына барып, гражданлык бурычларын үтәп, тавыш бирделәр.
Алар өчен сайлау көне — биш ел элек гаилә тарихы башланган көн генә түгел, ә еллар узгач та бергәләп гражданлык бурычын үтәү традициясенә әверелгән көн.
Нет комментариев