Актаныш районы башлыгы гражданлык бурычын үтәде
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы гражданлык бурычын үтәде

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тормыш иптәше Гөлнар ханым белән сайлау участогына килеп, тавыш бирүдә катнашты.

Ленар Зарипов участок сайлау комиссиясенең эшен югары бәяләде, сайлауга килүче авылдашларыбыз белән аралашты һәм район халкын сайлауларда актив катнашырга чакырды. Ул шулай ук сайлауларның оешкан төстә, тыныч һәм тәртипле узуын теләде.

Актаныш районы башлыгы гражданлык бурычын үтәде

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда урнашкан 619 сайлау участогында барлыгы 1374 сайлаучы теркәлгән.

Актаныш районы башлыгы гражданлык бурычын үтәдеУчасток сайлау комиссиясе рәисе Илназ Хөҗҗәтов сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте һәм тавыш бирүнең тыныч, оешкан төстә узуын әйтте.

 


Нет комментариев