Урманны утырту гына түгел, аны үстерү дә мөһим
Экология

Урманны утырту гына түгел, аны үстерү дә мөһим

Актаныш урманчылыгы хезмәткәрләре яшь үсентеләрне тәрбияләү, урманнарны саклау һәм киләсе елга әзерлек эшләрен дәвам итә.

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә Урманчылар көне билгеләп үтелә. Быел ул бүген, 20 сентябрьгә туры килде.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Минзәлә урман хуҗалыгының Актаныш урманчылыгы участогының участок урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев белән урманчыларның быелгы эш нәтиҗәләре, яшь үсентеләрне тәрбияләү һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.

Урманчылар көне

Быел 29 гектар мәйданда агачлар утыртылган

Әгъзәп Әхмәтгалиев сүзләренчә, урманчыларның төп эшләренең берсе – яңа агачлар утырту. Быел Актаныш урманчылыгы участогында 29 гектар мәйданда үсенте утыртылган.

Урманчылар көнеУзган ел 30 гектар мәйданда утыртылган яшь үсентеләрнең торышы белгечләр тарафыннан бәяләнгән. Мәскәүдән килгән комиссия һәм Яшел Үзән «Урман саклау үзәге» оешмасы белгечләре яшь агачларның сакланышын, аларның проект таләпләренә туры килүен тикшергән.

– Белгечләр эшебездән канәгать булып китте. Узган ел утыртылган агачларның торышын яхшы дип бәяләделәр, – ди Әгъзәп Әхмәтгалиев.

Киләсе елга да эш күләме билгеләнгән. 22 гектар мәйданда агач утырту планлаштырыла. Бу участоклар өчен проектлар әзерләнгән, тиешле мәйданнар сайланган. Хәзерге вакытта җирләрне әзерләү эшләре бара.

Яшь үсентеләр даими тәрбиягә мохтаҗ

Урманчылар көнеУрман утырту белән эш тәмамланмый. Яшь агачларны чүп үләннәреннән арындыру, рәт араларын эшкәртү, үсентеләргә комачаулаучы үсемлекләрне юк итү кебек эшләр җәй дәвамында алып барыла.

Быел яңгырларның вакытында ява торуы яшь үсентеләр өчен уңай шартлар тудырган. Әмма дымлы һава торышының икенче ягы да бар: үләннәр һәм чүп үләннәре тиз үсә. Шуңа күрә урманчыларга яшь агачларны алардан саклау өчен күбрәк көч куярга туры килгән.

Урманчылар көнеРәт араларын махсус техника һәм культиваторлар ярдәмендә эшкәртү, үсентеләр тирәсен чистарту эшләре өзлексез башкарылган.

– Җәй буена механизмнар туктап тормады. Яшь үсентеләрне аралап, аларны чүп үләннәреннән чистартып тордык, – ди урманчы.

Питомникта да эш тынмый

Актаныш урманчылыгының Югары Богады җирлегендә урнашкан питомнигында да яшь үсентеләр үстерелә. Биредәге эшләр өчен җаваплы Альберт Гардиханов җәй дәвамында питомниктагы тәртипне саклауга зур игътибар бирә.

Урманчылар көнеУрманчыларга кадетлар да ярдәм итә. Директор Илсур Ялалов җитәкчелегендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары питомниктагы эшләрдә катнашып, хезмәт күнекмәләре ала, табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли.

Имән үсентеләренә өмет зур

Алдагы чорга планнар арасында имән үсентеләрен үстерүгә дә зур урын бирелә. Быел имән чикләвеге уңышы яхшы булган, шуңа күрә аны питомникта үстереп, киләчәктә урман мәйданнарына күчереп утырту күздә тотыла.

Белгечләр җирле шартларга яраклашкан агач төрләрен үстерүне мөһим дип саный. Актаныш урманнарында имән элек-электән үскән, шуңа күрә үзебезнең төбәктә үскән үсентеләрне куллану аеруча әһәмиятле.

Яшь агачларны тәрбияләү озак вакытка сузылган хезмәт таләп итә. Беренче биш елда алар чүп үләннәреннән арындырыла. Аннан соң, агачлар үсә төшкәч, аларга комачаулаучы куаклар һәм башка агачлар киселә. 10–20 ел аралыгында урманнарда сирәкләү эшләре дә алып барыла.

Бу эшләрне урманчылык мастерлары башкара. Быел яшь урманнарны тәрбияләү һәм сирәкләү эшләре 36 гектар мәйданда башкарылган.

Урманчы хезмәтенең нәтиҗәсе бер елда гына күренми. Бүген утыртылган агачларны еллар дәвамында карап-тәрбияләп үстерергә кирәк. Шуңа күрә урманчыларның хезмәте – киләчәк буыннар өчен табигатьне саклау һәм яңа урманнар булдыруга юнәлдерелгән озак вакытлы хезмәт.


Нет комментариев