Татарстан аграрийлары 2023 елның март һәм апрель айларында сөт сату чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча акча бирелде. Субсидиянең гомуми күләме 523,2 млн сум тәшкил итә. Ул бер килограмм өчен 2 сум исәбеннән түләнә», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Хуҗалыклар акчаны өч-дүрт атна дәвамында алачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев