Бүген Чаллы шәһәренең ипподром мәйданында Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукция белән сөендерә, райондашларыбыз 9 ноктада сату оештырды.
Яңгыр сибәләп торса да, сату яхшы бара. График нигезендә ярминкәләр югары дәрәҗәдә оештырыла.
Актаныштан 12 түшкә сыер ите, 1 түшкә ат ите килде. Кәбестә , Яңа Әлем ипи комбинатының икмәкләрен яратып алалар,- дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев.
Нет комментариев