«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман элеваторы урып-җыю компаниясе башланганнан бирле иртәннән үк икмәк төягән машиналарны кабул итә кабул итә. Икмәк кабул итү пунктындагы шау-шулы хезмәт тавышына игенчеләргә ярдәмгә килгән укучыларның шат авазы кушыла.
Актаныш районында беренчеләрдән урып-җыю компаниясенә старт бирелгән "Әнәк" агрофирмасында кояшлы мизгелләрнең минутын да бушка уздырмыйлар.
Көзге культуралар игелә торган басулардан Иске Айман элеваторына бер-бер артлы икмәк төягән йөк машиналары агыла. Элеваторга кайткан бөртекләр җентекләп тикшерелә. Дымлылыгы югары булганнары- кибеп җитмәгәннәре аерым мәйданнарга салына.
Элеватордагы шау-шулы хезмәт тавышына укучы егетләрнең дә шат авазы кушыла. Көн саен иртәнге 07:00 сәгатьтән кичке 19:00 сәгатькә кадәр икмәк кабул итү пунктында үзләренең хезмәтләрен куючылар - Пучы авылыннан килеп йөриләр икән. Абыйлы-энеле Эльвир һәм Айнур Вәгыйзовлар, Нурислам Хөснетдинов былтыргы урып-җыю компаниясендә дә элеваторда эшләп тәҗрибә туплаганнар.
Басулардан килгән икмәк таулары өемнәрен җилләтү, амбарга ташыгач, калган бөртеклеләрне себереп, җыештырып кую да алар өстендә.
Эльвир белән Нурислам Пучы мәктәбенең 9 нчы сыйныфына баралар, ә Айнур Казан энергетика колледжы студенты. Җәйге каникулларын хезмәт белән тулыландырып буш вакытларын файдалы үткәрәләр, гаилә бюджетына саллы ярдәм күрсәтәләр. Шуңа да йөзләре якты, кәефләре шәп аларның. Афәрин, егеләр!
Нет комментариев