Яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантларга гаризалар кабул ителә
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантларга гаризалар кабул ителә

Яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына матди-техник базаны үстерү өчен субсидия формасында грантлар бирелә. Әлеге грантларның максаты — авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен матди-техник базаны үстерүгә грант алу буенча сайлап алу игълан итә.

Документларны 2026 елның 3 апреленнән 3 маена кадәр (керә) тапшырырга мөмкин.

Гаризалар «Электрон бюджет» платформасында кабул ителә: promote.budget.gov.ru 

Сайлап алу шартлары, грант бирү тәртибе һәм документ формалары турында тулырак мәгълүмат — http://agro.tatarstan.ru сайтында.

Грант алу хокукына конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән һәм түбәндәге критерийларга туры килгән яңа кооперативлар ия:

  • яңа кооператив Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара һәм салымнарны Татарстан Республикасы бюджетысына түли;
  • гариза бирү көненә кооперативның эшчәнлек вакыты дәүләт теркәвенә алынган көннән алып 12 айдан артмаска тиеш.


Телефон: +7 (843) 221-76-88 (8841)


Нет комментариев