Язгы кыр эшләре ерак түгел!
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләре ерак түгел!

Язгы кыр эшләре ерак түгел! Кояш та туры карый башлады, көннәр дә аязыта. Димәк, язгы чәчүгә чыгачак машина-тракторларның әзерлеген барларга, чәчүлекләрне хәстәрләргә кирәк дигән сүз.

Актаныш районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның районыбызга эшлекле визиты да нәкъ тә шул уңайдан иде.  Мәртәбәле кунагыбыз район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән хуҗалыкларны язгы кыр эшләре сезонына әзерлеген карады.

Җитәкчеләр аралашу вакытында терлекчелек продукциясен үстерү потенциалы турында фикер алышты.


Нет комментариев