Актаныш районы Сабантуенда язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыккан иң яхшы хуҗалыклар һәм аларның җитәкчеләре хөрмәтләнде.
Бүләкләнүчеләр:
– «Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖ – Вәлиев Рамил Фидус улы;
– «Нигез» ҖЧҖ – Ялилов Дамир Әмин улы;
– «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ – Гапсәләмов Айрат Салихҗан улы;
– «Чишмә» ҖЧҖ – Сәхәбетдинов Ренат Рафик улы;
– «Чишмә» агрофирмасы ҖЧҖ – Вәлиев Ленис Әнәс улы.
Әлеге хуҗалыклар язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән һәм кыска срокларда башкарулары белән аерылып торалар. Аларның хезмәте районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә.
Нет комментариев