Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү башланды
Авыл хуҗалыгы сулышы

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2026 елның 20 апреленнән 4 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә:

савым сыерларын асрауга: бер башка - 6300 сум, ана сарыклар һәм бәтиләр, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен асрауга - 1000 сум исәбеннән - https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm

өч яшьтән зуррак булган бияләр асрауга: бер башка - 5 мең сум исәбеннән - https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-kobil-starshe-3-h.htm

сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә - 8 һәм аннан күбрәк сыерлар өчен сөтчелек фермасына - 1 млн. сум, 5 һәм аннан күбрәк сыерлар өчен сөтчелек фермасына 500 мең сум исәбеннән - https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-stroitelstvo-mini-ferm-molochnog.htm

Документлар “Минем субсидияләр” системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номеры: 8(843) 221-76-88 (8801).

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

 


Нет комментариев