Бүген Актаныш муниципаль районының терлекчелек тармагындагы эшчәнлеге белән ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов танышты. Алмаз Габдерәүф улын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев озатып йөрде.
ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов район ветеринария берләшмәсендә булды.
Биредә республикада гына түгел, күрше-тирә регионнарда тиңе булмаган мал азыгы тикшерү лабораториясе эшли. Алмаз Габдерәүф улы ветеринаррия берләшмәсе лабораториясендә фәнни-тикшерү мөмкинлекләрен тагы да киңәйтү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук Актаныш районы хуҗалыкларының терлекчелек потенциалының зур булуын билгеләп үтте.
- Бүген Актаныш районы 200 тонна сөт сава, бу сан район өчен аз. Республика җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыкларда 300 тонна сөт җитештерү бурычы куела. Шушы максатка ирешү өчен ветеринария хезмәтенең, белгечләренең көчле булуы кирәк, - диде Алмаз Хисаметдинов.
ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Актаныш районына визиты вакытында “Чишмә” агрофирмасының яңа терлекчелек комплексы белән дә танышты.
Нет комментариев