Соңгы елларда климатның үзгәрүе һәм язгы һава шартларының көтелмәгән борылыш алуы Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җитди сынаулар алдында калдырды. Әмма, кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык рейтингында 23 нче урыннан 8 нче урынга күтәрелеп, районыбыз искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш филиалы җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Әфка Сәрвәров белән көзге культураларны исән-сау кышлату, чәчүлекләрне авырулардан саклау һәм басу мәйданнарын дөрес эшкәртү аша бакча һәм кыр культураларыннан мул уңыш алу турында әңгәмә кордык.
«Актаныш-информ» студиясендә Әфка Әбелгас улы районның зур уңыш алу мөмкинлекләре һәм авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклы үсешкә ирешү буенча күрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләде.
- Туфрак эшкәртүгә заманча технологияләр кертү;
- чәчүлекләрне авырулардан һәм корткычлардан вакытында саклау;
- сыйфатлы орлык материалы куллану;
- көзге культураларның торышын мониторинглау һәм аларны кышка әзерләү- болар һәм башка кызыклы мәгълүматлар тулы интервьюны турыдан-туры трансляцияләдә барган видеоязмабызда карый аласыз.
Туры эфир әңгәмәсе ВКонтакте социаль челтәрендә
Нет комментариев