Бүген Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге комиссия авыл җирлекләренең чисталыгын карый, Сабантуйга әзерлеген тикшерә.
Комиссия җирлекләрне берничә критерий буенча бәяли. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең булмавы, зиратлар чисталыгы, Бөек Ватан сугышы, башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган обелиск- һәйкәлләрне яңарту, төзү, төзелеш, төзекләндерү эшләрен алып бару, урамнарның төзеклеге, юл буйларының чабылган булуы күз уңыннан үткәрелә.
Нет комментариев