Әнәк авылы Нефтяник урамында «Бер очрашу-үзе бер гомер» дип аталган якташлар очрашуы узды.
Элеккеге Нефтяник поселогында туып үскән чордашлар, сабакташлар, урамдашлар, дус-туганнар очрашып, урамнарны милли рухка күмделәр. Бәйрәмнең төп бизәге- "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле булды.
Җыелган халык белән урам әйләнеп, туган-як җырларын җырлап, татар биюләрен биеп, Нефтяникка нур өрделәр. Капка төпләрендә истәлекле гармун, коймак белән кайнар чәй каршы алды. Якташлар, бер-берсе белән тарихи истәлекләр белән бүлештеләр. Гармун моңнарыннан яңгырап торды авыл. Бәйрәм соңыннан Әнәк мәдәният йортында дәвам итте.
Нет комментариев