Чүлмәк кенә димәгез!
Авыллар-байлыгыбыз

Чүлмәк кенә димәгез!

Яңа Байсар авыл клубы каршында «Чүлмәк кенә димәгез!» исемле Чүлмәк бәйрәме үтте.

Килгән кунаклар чүлмәк тарихын тыңладылар, чүлмәк турында әйтемнәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Чүлмәктә пешкән төрле аш рецептлары белән бүлештеләр. Үзләренең кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр. Чүлмәк уеннары уйнадылар. Бәйрәмебез уен-көлке, җыр-моң, бию белән үрелеп барды. Ахырдан чүлмәктә пешкән тәмле ботка белән сыйланып, чәй табыны артында күңелле ял иттеләр кунакларыбыз!


Нет комментариев