Яңа Җияш авылы бәйрәмгә чакыра: «Әйләник бер авыл урамын...»
Авыллар-байлыгыбыз

Яңа Җияш авылы бәйрәмгә чакыра: «Әйләник бер авыл урамын...»

Актаныш районының Яңа Җияш авылында зур бәйрәм — Авыл көне узачак. Туган якка мәхәббәтне, авылдашлар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне, буыннар бәйләнешен чагылдырган әлеге чара еракта яшәүче якташларны да бергә җыячак.

Бәйрәм 2 август көнне сәгать 10:00 дә Яңа Җияш авылы клубы янында узачак.

Программада:

  • якыннарыбызны искә алу, алар рухына дога кылу;

  • авыл урамнарын әйләнеп чыгу;

  • Рузил Исламов һәм Ләйсән Әминованың «Яңа Җияш – Караталым» китабын тәкъдим итү;

  • бай эчтәлекле концерт программасы.

Кадерле авылдашлар һәм якташлар! Туган авылыгыз сезне көтә! Кайтыгыз, матур бәйрәм мизгелләрендә бергә булыйк!


Нет комментариев