Иске Солтангол авылында ял көннәрендә зур бәйрәм — «Авыл көне» үткәрелде. Очрашу авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде: мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады, халык көйләрен күмәк биюләр, спорт ярышлары алыштырды. Балалар кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, ә өлкәннәр гармун моңнарына кушылып яшьлек елларын сагынып искә алды.
Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды, барлык катнашучыларга да якты, матур хатирәләр калдырды.
Нет комментариев