Пучы авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе – Фәнтимер һәм Нурания ханым үз хуҗалыкларында рәхәтләнеп эшлиләр, ә буш вакытларында чәчәкләргә күмелгән уңайлы ишегалдында хуш исле чәй эчеп ял итәргә яраталар.
Саф һавада коймак пешерәләр, казанда бик тәмле пылау әзерлиләр.
Камаловлар кунакчыллыклары белән дан тоталар- һәрчак күршеләрен һәм дусларын кунакка чакыралар. Аларның гаиләсе – хезмәт сөючән, дус һәм чын-чынлап әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк.
Камаловларның ихатасы елның теләсә кайсы вакытында да матур: җәй көне ул чәчәкләргә төрелә, ә кыш көне якты утлар белән бизәлә.
Фәнтимер белән Нурания ханымга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет телибез! Аларның йортлары һәрвакыт җылы, шат һәм яхшы күңелле кунаклар белән тулы булсын!
Нет комментариев