Киров авылы халкы Урамнар бәйрәменә әзерләнә
Авыллар-байлыгыбыз

Киров авылы халкы Урамнар бәйрәменә әзерләнә

Киров авылы халкы- олысы-кечесе 17 нче август көнне үтәчәк Урамнар бәйрәменә әзерләнә.

Авыл халкының үз көче белән үткәрелеп килүче әлеге бәйрәм елдан-ел эчтәлеклерәк, киңрәк масштабта үтә.

10 нчы  августта көн дәвамында өмә ясап урамнарны тәртипкә салдылар, хуҗасыз ташландык йортларның үләннәрен чабып чистарттылар. Ә инде кичкә тәбә барлык өмәчеләр җыйнаулашып тәмле хашлама, чәй белән сыйландылар. Менә шулай эштә дә, ялда да бердәм Киров авылы халкы!

Сезне 17 нче август кичке сәгать 4 тә Урамнар бәйрәмендә көтеп калабыз!


Нет комментариев