Балаларны яклау көне уңаеннан Такталачык авылында Мансуровлар гаиләсе зур бәйрәм чарасы уздырды.
Авылның кечкенәләре күңелле уеннарда, конкурсларга шатланып катнашты, биеделәр, җырладылар һәм бер-берсе белән дустанә аралаштылар. Мансуровлар гаиләсе бүләкләр дә таратты. Бу матур чара балаларның күңелендә якты хатирәләр калдырды, аларга үзләренең кадерле һәм яклаулы икәнлеген тагын бер кат исбатлады.
Нет комментариев