2023 елдан бирле Татар Суыксуы авылында уңышлы эшләп килүче «Агыйдел» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының җитештерү цехы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Шушы көннәрдә предприятие эшчәнлеге белән Югары Ослан районы вәкилләре танышты. Алар эш барышын оештыруга һәм продукция сыйфатына югары бәя бирделәр.
Кооперативның продукция тарату географиясе даими киңәя. Татар Суксуында җитештерелгән товарлар Актаныш районы кулланучылары арасында гына түгел, республикабызның эре шәһәрләре — Казан һәм Чаллы халкы арасында да зур уңыш казанды.
Нет комментариев