Тыңламаслылар зират чистарту өмәсенә чыкты
Авыллар-байлыгыбыз

Тыңламаслылар зират чистарту өмәсенә чыкты

Тыңламас авылында халык зират чистарту өмәсенә чыкты.

Әлеге инициатива авыл халкының бердәмлеген һәм үткән буыннарга карата хөрмәтен күрсәтә.

Җирлектәгеләр зират территориясен чистартты, былтыргы яфраклар, чүп-чарны тырмалады, агач боткаларын кисеп түкте. Алда да эш җитәрлек,  алда да эш җитәрлек - чардуганнарны төзәтү, буяу, койма, рәшәткәләрне төзәтү эше дәвам итә.

Өмәне оештыручыларның игелекле гамәле башка авылларга да үрнәк. Ата-бабалар каберлеген чиста һәм тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы.


Нет комментариев