Яранга йод кирәк
Бакчачыга

Яранга йод кирәк

Яран гөлләрегез ел әйләнәсе чәчәк атсын дисәгез, аны йод белән сыйлагыз.

 

Юмартланып китеп артыгын сибеп җибәрә күрмәгез – аңа нибары бер тамчы да җитә. 1 л суга 1 тамчы йод болгатып, гөлнең төбенә түгел, ә туфракның чүлмәккә якын өлеше тирәли 50 мл чамасы сибеп чыгыгыз. Артыкка китсә, тамырларын яндыруы бар. Алда әйтелгәнчә сипсәгез, сезне яраннарыгыз купшы чәчәкләре белән сөендерер.

Чыганак


Нет комментариев