Кайчан нәрсә утыртырга?
Бакчачыга

Кайчан нәрсә утыртырга?

Бакчачыларга халык сынамышлары тәкъдим итәбез.

Нәркис чәчәк аткач- редис, салат, укроп, кишер һәм петрушка, шалкан, һәм кызыл кәчәнле кәбестә чәчәбез. 

Бу вакыттагы чәчәкләрдән ромашкалар, люпиннар, бер еллык флокс, календула, мәк утырталар; 

 Шомырт чәчкә аткач-бәрәңге, суган утыртырга вакыт; 

Сирень чәчәк аткач - кыяр, помидор, баклажанны курыкмый утырта аласыз; 

Балан чәчәк ата, димәк, салкыннар булмаячак һәм җылылыкны яратучы культуралар чәчү вакыты җитте - фасоль, кыяр, ташкабак, борыч, борчак һәм чөгендер чәчер вакыт.


Нет комментариев