Җимеш агачларына корткычлар ияләшкән булса яки авыру билгеләре күренсә, уңышны җыеп алгач, махсус препаратлар белән эшкәртергә кирәк була. Түбәндә күрсәтелгән препаратларның берсен генә кулланырга!
Зелпе — Алатар, Алиот, Искра-М, Фуфанон-Нова.
Бакча җиләге — 1 процентлы бордо сыекчасы, Прогноз, Пропи-Плюс
Карлыган, крыжовник — Абига-Пик, Оксихом, Прогноз, Пропи Плюс (яфракларында таплар, кунык булса, вакытыннан алда күпләп коелса); Кинмикс, Инта-Вир, Искра, Фуфанон-Нова (корткычлар яфракларының җепселләренә кадәр кимергән, бөтәрләнеп беткән булса).
Кура җиләге — Пропи Плюс, Прогноз, КЭ (яфраклары һәм сабакларында таплар булса); Алатар, Алиот, Искра-М, Фуфанон-Нова (яшь ботаклары һәм яфраклары кибә).
Чия — Абига-Пик, Оксихом, Прогноз, Пропи-Плюс (яфракларында коңгырт таплар, иртә коела); Кинмикс, Инта-Вир, Искра (яфракларын корткыч бөҗәкләр ашаган).
Тулырак: https://shahrikazan. ru/news/kish-tabyish/kz-kne-imesh-agachlaryna-nrs-sibrg
Нет комментариев