Кояшлы бәйрәмегез котлы булсын!
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Кояшлы бәйрәмегез котлы булсын!

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп килгән язның беренче бәйрәме 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлаша.

Инде хөрмәтле хатын-кызларыбыз, нәфис затлар иң якты, җылы теләкләрне кабул итә башлады. Әле генә редакциябезгә Казаннан Татарстан республикасы Агросәнәгать комплексының Ветераннар Советы президиумыннан кайнар телеграмма килде. Бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагында- кырларда, басуларда хезмәт куйган хатын-кызларга рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тулы изге теләкләр язылган анда.

Язның иң матур, иң олы бәйрәменә багышланган районкүләм тантаналы чара бүген, 4 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда узачак. Бәйрәмдә районыбызның социаль-икътисади тормышына лаеклы өлеш керткән гүзәл затларыбыз хөрмәтләнәчәк. 


Нет комментариев