«Саумы!»диде беренче кар...
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

«Саумы!»диде беренче кар...

Бүген төштән соң бөтерелеп-бөтерелеп төшкән беренче карлар кыю гына җир өстен каплап алды. Бит очларына, иңнәребезгә килеп кунган энҗе бөртекләрен күргәч, кем генә сөенми икән?

Тиздән бар җиһанның аклыкка чумасын, ап-ак карны шыгырдатып урамнан үтәсен, яшел чырышларны бизәп Яңа елны каршылыйсын искәртә ул беренче кар. 

Элек-электән шундый сынамыш яшәп килә- беренче кар күренгәннән соң 40 көн үткәч чын кыш килә , диләр. Беренче кар белән бәйле тагын нинди сынамышлар беләсез, дуслар?


Нет комментариев