Актаныш районыннан Әфган сугышында 127 егет катнаша, шуларның алтысының гомере әфган җирендә өзелде. Туган якка кайткач тыныч тормышта да кбез аларны югалта барабыз. Ут эчендә көрәшү, иңгә-иң куеп батырларча ил мәнфәгатьләрен яклаган якын дусларны югалту ачысы үзенекен итә.
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар уза. Алар елларны артка чикереп кабат кайнар ноктада кичергәннәрен хәтерләрендә яңарта.
Әфган иленнән Совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан районкүләм чара бүген 13.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда узачак. Әлеге париотик кичәне "Актаныш-иформ"ның ВК челтәрендә турыдан-туры күрсәтәчәкбез. Сылтама- шушы.
Нет комментариев