Яңа Кормаш, Татар Суксуы һәм Карт авылы халкы, укучылар, хезмәт ветераннары һәм кунаклар һәйкәлләр янына җыелып, Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән якташларыбызны искә алды.
Чара барышында чыгышлар яңгырады, сугыш еллары хатирәләре барланды, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Яу кырында һәлак булган батырлар истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Изге догалар укылып, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән каһарманнарга хөрмәт күрсәтелде.
Бүгенге буын өчен әлеге чаралар — тарихны онытмаска, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәген сакларга чакыру булып яңгырады.
Нет комментариев