Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз белән очрашты
Батырлар даны мәңгелек

Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз белән очрашты

Бүген махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз туган якка бер-бер артлы ялга кайта.

Аларның һәрберсе гаиләләре, якыннары өчен кадерле булган кебек безгә дә бик якын. Аларның исән-сау кайтуларын телибез, күңел җылысын кушып гуманитар ярдәм озатабыз. Отпускадагы хәрбиләрне редакциябезгә чакырып эчкерсез әңгәмәләр оештырабыз. 

Район башлыгы Ленар Зарипов та батырларыбызның һәрберсе белән очраша, хәл-әхвәлләрен белешеп табын янында сөйләшүләр үткәрә. Чираттагы очрашу бүген "Акчарлак" кафесында узды. 

Рәсемдә Ленар Рафак улы Татар Суыксуы авылыннан хәрби операциядә катнашучы Радмир Харисов белән.


Нет комментариев