Бу «Үлемсез полк» ның яңа форматы. Анда һәркем катнаша ала.
Бәйрәмчә бизәлгән машина район үзәгенең урамнары аша узачак. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның фотоларын кулга тотып, урамга, капка алдына чыгып, машинаны каршы алырга чакырабыз.
Җиңү машинасы 9 май көнне 14:00 сәгатьтә "Лачын" боз сарае яныннан кузгалачак.
Маршруты :
Химиклар- Энергетиклар- Сөембикә - Г. Афзал - Чишмә - Хөснияров - Б. Дәүләтов - Һ. Такташ - 9 Май - Бөек Җиңүнең 50 еллыгы - Ленин проспекты- М. Җәлил - Колхоз - Үзәк урамы - Дзержинсий - Колхоз урамы - Тынычлык проспекты - район мәдәният сарае.
Хөрмәтле авылдашлар! Акциядә катнашып, ата-бабаларыбызның батырлыгын мәңгеләштерик! Бергә һәм бердәм булганда гына көчле без!
Нет комментариев